John.1.1
Matt.19.4; Mark.10.6

Кереш сүз

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга Изге Язманың хәзерге татар телендә беренче тапкыр нәшер ителгән тулы җыентыгын тәкъдим итәбез.
Изге Язма грек телендә «библиа» (китаплар) дип атала, чөнки ул 66 мөстәкыйль язмадан тора. Мәсихчеләр (христианнар) традициясендә Изге Язма төп ике зур өлешкә бүленә: Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләрнең язмаларын, шигъри һәм гыйбрәтле сүзләр китапларын үз эченә алган беренче өлеш – Иске Гаһед (килешү), ә икенчесе Яңа Гаһед дип атала.
Иске Гаһедне тәшкил иткән 39 китап, күп кенә галимнәрнең фикеренчә, безнең эрага кадәр XV гасырда языла башлап, якынча бер мең ел дәвамында иҗат ителгән. Әлеге китаплар борынгы яһүд һәм өлешчә арамей телләрендә язылган. Иске Гаһед дини яктан гына түгел, ә бәлки мәдәни һәм тарихи яктан да гаять зур әһәмияткә ия булган, Аллаһы белән Исраил халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырта торган, яһүдиләр һәм мәсихчеләр өчен изге саналган борынгы китаплар тупланмасыннан гыйбарәт. Әлеге тупланманың беренче биш китабын – Тәүрат, икенче төрле «Муса пәйгамбәрнең биш китабы» дип тә йөртәләр, чөнки Үзе сайлап алган Исраил халкына Аллаһы Үзенең канун-кагыйдәләрен шушы пәйгамбәр аша иңдерә. Тәүратның беренче китабы («Яратылыш») Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән дөнья-галәмнең һәм андагы бар нәрсәнең, шул исәптән беренче кешеләрнең бар ителүе, барча халыкларның нәсел атасы Адәм белән нәсел анасы Һаваның, Аллаһы әмеренә буйсынмыйча, дөньяны гөнаһка кертүләре турындагы хикәяләрдән башлана. Тәүратның калган дүрт китабында исраилиләрнең дүрт йөз ел дәвамында Мисырда кичергән коллык газапларыннан котылулары, Аллаһы тарафыннан вәгъдә ителгән Кәнган җирләренә сәфәр кылулары һәм Муса пәйгамбәр аша Аллаһыдан бирелгән дин кагыйдәләре вә төп кануннар бәян ителә. Шуннан соңгы китапларда исраилиләрнең Кәнган җирен яулап алулары, аларның шундагы көнкүрешләре, Исраил патшалары алып барган сугышлар, аларның уңыш-казанышлары, җиңү-җиңелүләре турында сүз бара.
Иске Гаһед стиль-язылыш ноктасыннан төрле характердагы китапларны берләштерә. Исраил дәүләтенең юлбашчы-җитәкчеләре һәм пәйгамбәрләре, башка халыкларга бәйле вакыйгалар турында сөйләүче тарихи китаплар белән беррәттән тәнкыйди, үгет-нәсыйхәт яки киләчәккә фараз кылу рухында язылган пәйгамбәрлек китаплары да бар: аларда Исраил халкының Аллаһы юлыннан читкә тайпылуы тәнкыйтьләнә, Аллаһыга тугрылык саклау – бердәнбер дөрес юл икәнлеге раслана, алда көткән серле-шомлы вакыйгалар турында кинаяләп хәбәр ителә.
Иске Гаһедтә шулай ук Аллаһыны данлаучы мәдхияләр һәм җырлар, ялвару-догалар (Зәбур), тирән фәлсәфи уйланулар, тапкыр, хикмәтле сүзләр, үгет-нәсыйхәтләр дә («Әюб», «Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре», «Вәгазьче») урын алган.
Хәзерге ел исәбе белән, ягъни Гайсә Мәсих туган елдан санаганда, I гасырның икенче яртысында борынгы грек телендә (Рим империясе басып алган Исраилдә халыкара тел) иҗат ителгән Яңа Гаһед (Инҗил-шәриф) тупланмасы 27 китаптан тора. Анда кешелек дөньясы тарихында яңа дәверне башлап җибәргән Гайсә Мәсихнең тууы, Аның Мәсих буларак күрсәткән хезмәтләре, үлеме һәм үледән терелүе, күккә ашуы, Гайсә оештырган мәсихчеләр бердәмлегенең башлангыч чорында булып үткән вакыйгалар бәян ителә. Яңа Гаһед тупланмасының беренче дүрт китабы Гайсә Мәсихнең тормышына һәм Аның тәгълиматына багышланган. Әлеге китаплар Гайсәне үз күзләре белән күргән шәкерте Маттай, Гайсә шәкерте Петернең якын дусты Марк, Гайсә белән булган вакыйгаларның дөреслеген җентекләп тикшергән тарихчы Лүк, Гайсә белән бергә күп вакытлар уздырган һәм Аның якын дусты булган Яхъя тарафыннан иҗат ителгән. Лүк калдырган икенче язмада («Рәсүлләрнең эшләре») Гайсә Мәсих күккә ашканнан соңгы вакыйгалар – Аның шәкертләренә Изге Рухның иңүе, алар кылган могҗизалар, Гайсә турындагы куанычлы хәбәрнең мәҗүси халыклар арасында таралуы һәм Аңа иман китерүчеләрнең артканнан-артуы турында сүз бара. Яңа Гаһедтә шулай ук Паул һәм башка рәсүлләр язган хатлар да урын алган. Аларның эчтәлеген дини үгет-нәсыйхәтләр, чын мәсихчегә хас яшәү кагыйдәләре тәшкил итә. Бу үгет-нәсыйхәтләр вә кагыйдәләр бүгенге көндә дә үзенең тәрбияви әһәмиятен югалтмаган. Яңа Гаһеднең соңгы кисәгендә – «Ачылыш» китабында – Яхъя, образлы тел кулланып, Гайсәнең җиргә икенче тапкыр килүен, дөньяның хөкем ителүен һәм ахырда булачак вакыйгаларны тасвирлый.
Изге Язманың тулы җыентыгы бүгенге көндә биш йөзләп телгә, ә аның кайбер өлешләре якынча ике мең телгә тәрҗемә ителгән. Изге Язманы татар теленә тәрҗемә итү 1970 нче еллар уртасыда Изге Китапны тәрҗемә итү институты (ИПБ) тарафыннан башланды, һәм шушы эшнең нәтиҗәсе буларак 1986 нчы елда Инҗилнең беренче биш китабын тәшкил иткән «Яхшы хәбәр» дип исемләнгән китап басылып чыкты. 1990 нчы елларда әлеге эшкә тәрҗемәчеләрнең яңа төркеме җәлеп ителде. Татар телендәге әлеге китапны тәрҗемә итүдә һәм басмага әзерләүдә Изге Китапны тәрҗемә итү институтыннан тыш, «SIL» халыкара оешмасы, «Берләшкән Изге Китап җәмгыятьләре» (UBS), татар язучылары, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре, галим филологлар, Татарстан фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт университеты (КФУ) укытучылары катнашты.
Тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, шулай ук дин гыйлеме һәм борынгы яһүд, грек теле белгечләре текст белән эшләгәндә аның төп нөсхәгә мәгънәви яктан тәңгәл килүен һәм шул ук вакытта аңлаешлы булуын максат итеп куйдылар. Төп нөсхә дигәндә, халыкара танылган басмалар – яһүд телендәге Biblia Hebraica Stuttgartensia һәм грек телендәге Novum Testamentum Graece (Nestle-Aland) күздә тотыла. Татар текстында башка борынгы чыганакларга нигезләнеп эшләнгән урыннар да бар. Андый очракта, мөһим саналган урыннарда, шул турыда искәрмәләр китерелә.
Әлеге басмада очраган кеше исемнәре һәм урын-төбәк атамалары төп нөсхәдә (Иске Гаһедтә – борынгы яһүд телендә, Яңа Гаһедтә – борынгы грек телендә) яңгыраганча – тартык авазлар үзгәрешсез калып, сузык авазлар татарчага якынайтып алынды. Текстта татар теленә гарәп чыганакларыннан кергән һәм халыкта киң таралу тапкан Ибраһим, Ягъкуб, Йосыф кебек татар исемнәре дә очрый. Аллаһыга һәм Гайсәгә бәйләнешле алмашлыклар зур хәрефтән язылды.
Китап ахырында сүзлек (андагы сүзләр текстта кечкенә «с» хәрефе белән тамгаланды), географик карталар, шулай ук Изге Язманың татар телендә моңарчы нәшер ителгән аерым өлешләре турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.
Татар телендәге әлеге басма ИЯЛИ һәм КФУ галимнәре тарафыннан рецензияләнеп, Россия фәннәр академиясе Тел белеме институтының уңай бәясен алды һәм рәсми рәвештә расланды. Татарстан митрополиясе дә китапка югары бәя бирде.
Изге Язма җыентыгы, бөек әдәби-тарихи мирас булып кына калмыйча, Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән һәммә нәрсәнең – бөтен дөньяның, кешелекнең серләрен ачып бирә, Аллаһының табигатен, Аның күп нәрсәгә карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Шуңа күрә һәр кешенең, әлеге китапны укып, Аллаһы Тәгаләнең асылына төшенү, үз тормышына карата Аллаһының ихтыярын белү мөмкинлеге бар.
Изге Китапны тәрҗемә итү институты, әлеге басма белән эшләгән барлык кешеләргә үзенең олы рәхмәтен белдереп, Изге Язманың татар телендәге беренче тулы тәрҗемәсе укучыларда кызыксыну уятыр, һәм аларда илаһи тарих белән якынрак танышу теләге туар дигән өметтә кала.
Изге Китапны тәрҗемә итү институты


Изге Язма
http://ibt.org.ru/bible
Татар теле Изге Язма: Иске Гаһед (Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләрнең язмаларын). Яңа Гаһед (Инҗил-шәриф). Татар теле Изге Язма: Иске Гаһед (Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләрнең язмаларын). Яңа Гаһед (Инҗил-шәриф). ISBN 978-5-93943-220-7


Creative Commons: by-nd: © Institute for Bible Translation; This work is licensed under the Creative Commons Attribution-NoDerivatives 4.0 International License. To view a copy of this license, visit http://creativecommons.org/licenses/by-nd/4.0/.

Институт перевода Библии
Институт перевода Библии, 101000 Москва, Главпочтамт, а/я 360
ibt_inform@ibt.org.ru
back
close
:
prev / next

Дөньяның яратылышы

1 Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты.
2 Җир йөзе әле сурәтсез, буп-буш – төпсез упкын, караңгылык эченә чумган; Аллаһының рухы-сулышы сулар өстендә гизә иде.
3 Аллаһы:
– Яктылык булсын! – дип боерды, һәм яктылык булды.
4 Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм аны караңгылыктан аерды.
5 Яктылыкны «көн» дип, караңгылыкны «төн» дип атады. Кич булды, иртә булды – бер көн кичте.
6 Аллаһы:
– Суларның уртасында бер гөмбәз булсын, суларны бер-берсеннән аерсын! – дип боерды.
7 Нәкъ шулай булды: Аллаһы гөмбәзне яратты. Гөмбәз астындагы суларны гөмбәз өстендәге сулардан аерды.
8 Аллаһы гөмбәзне «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды – икенче көн кичте.
9 Аллаһы:
– Күк астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры туфраклы ялан калкып чыксын! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
10 Аллаһы коры туфрак яланын «җир» дип, җыелган суларны «диңгез» дип атады. Аллаһы боларның яхшы булуын күрде.
11 Аллаһы:
– Туфрактан яшеллекләр үсеп чыксын, төренә күрә орлык бирә торган төрле үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үссен! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
12 Җир өстендә яшеллекләр, төренә күрә орлык бирә торган үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үсеп чыкты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде.
13 Кич булды, иртә булды – өченче көн кичте.
14-15 Аллаһы:
– Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын! – дип боерды. – Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар.
Һәм нәкъ шулай булды.
16 Аллаһы ике бөек күк җисемен – зурысы көн белән, кечесе төн белән идарә итүче яктырткычларны һәм йолдызларны яратты.17-18 Җир йөзен яктыртып, көн вә төн белән идарә итсеннәр һәм яктылыкны караңгылыктан аерып торсыннар өчен, Аллаһы аларны күк гөмбәзенә урнаштырды. Һәм моның яхшы булуын күрде.19 Кич булды, иртә булды – дүртенче көн кичте.
20 Аллаһы:
– Сулар терек җан ияләре белән тулып ашсын, җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен! – дип боерды.
21 Һәм Аллаһы зур диңгез җанварларын, төрләренә карап суда кайнашкан барлык җан ияләрен, барлык төр очар кошларны яратты. Моның яхшы булуын күрде.
22 Аллаһы аларга Үзенең фатихасын бирде:
– Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз, җир йөзендә кош-корт үрчегәннән-үрчесен! – диде.
23 Кич булды, иртә булды – бишенче көн кичте.
24 Аллаһы:
– Җир йөзе үзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне булдырсын! – дип боерды.
Һәм нәкъ шулай булды.
25 Аллаһы җир йөзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне яратты. Моның яхшы булуын күрде.
26 Аллаһы:
– Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз, – диде. – Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар – җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен!
27 Шулай итеп, Аллаһы кешене Үз сурәтендә,
Аллаһыга охшатып яратты.
Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.
28 Аларга фатихасын бирде:
– Үрчегез, ишәегез! – диде. – Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз!
29 Аллаһы әйтте:
– Менә, туфракта орлыктан үсә торган һәрбер үләнне, җимешендә орлыгы өлгерә торган һәрбер җимеш агачын сезгә тапшырам: алар сезгә ризык булсын! – диде. –
30 Җир йөзендәге һәрбер хайванга, күктәге һәрбер кошка, үзендә тереклек сулышын тойган һәрбер җанварга азык итеп яшел үлән насыйп итәм.
Һәм нәкъ шулай булды.
31 Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде. Кич булды, иртә булды – алтынчы көн кичте.
prev / next